2023 елның 29 маенда хезмәтне саклау буенча Координацион совет тарафыннан « Балтач муниципаль районының хезмәтне саклау буенча 2023 елның иң яхшы белгече » һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды һәм ике номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде.
Конкурсның ике этабы нәтиҗәләре буенча катнашучылар җыйган баллар саныннан чыгып, җиңүчеләр булдылар:
- «авыл хуҗалыгы тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» номинациясе буенча:
1 урын - «Сосна» ҖЧҖ хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер Галипов Фәрит Габделәхәт улы;
2 урын - «Якты юл» ҖЧҖ хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер Мәгъсүмҗанова Лилия Раузит кызы;
3 урын - «Труд» ҖЧҖ хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре өчен җаваплы вазыйфаи зат Копарова Светлана Александровна;
- «башка тармакта хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч»номинациясе буенча:
1 урын - «Балтасиагрохимсервис» ҖЧҖ хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер Галимов Илнур Габтрауф улы;
2 урын - «Арча» ҖЧҖ «Балтач май-сөт комбинаты» хезмәтне саклау өлкәсендә белгеч Мөкминов Ирек Наилевич;
3 урын - «Балтач күп тармаклы торак-коммуналь хуҗалык җитештерү предприятиесе» АҖ хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер Кәлимуллин Әнәс Малик улы.
Конкурсның һәр номинациясендә 1,2,3 урын алган катнашучылар грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.