Балтач гимназиясе укучылары әдәби ГТО тапшырдылар

2023 елның 26 мае, җомга

25 майда Үзәк китапханә хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 8нче сыйныф укучыларына гадәти булмаган ГТО комплексы нормаларын тапшырырга тәкъдим иттеләр. Уңышлы нәтиҗәләргә ирешү өчен сынауда катнашучыларга мускулларны түгел, ә хәтерне җигеп белемнәрен күрсәтергә туры килде.

"Әдәби ГТО" квесты күп төрле биремнәрне үз эченә алды: «Әдәби спринт», «Китап биатлоны», «Әдәби дуэль» «Китап кальмары», «BOOK Кросс», «Әдәби ориентирлау». Һәр команда үз маршрут кәгазе буенча хәрәкәт иттеп нормативларны вакытка тапшырды. Һәр команда искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте, катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International