Балтач үзәк китапханәсендә "Библионочь-2023" акциясе дәвам итә

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

“Библионочь – 2023” акциясе кысаларында, 24 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 2-Б сыйныфы өчен “Галиҗанәп Китап” (“Её величество – Книга”) дип аталган тематик кичә үтте.

Чараның беренче өлеше “Бергә укыйбыз” шигаре астында  узып, китапның белем чишмәсе, киңәшче, сердәш һәм тугры дус икәненә тагын бер кат инандырды. Чараның икенче өлеше укытучы һөнәренә багышланды. Китапханә хезмәткәре, укытучы роленә кереп, укучыларга гадәти булмаган дәресләр уздырды. Укучылар төрледән-төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннарда катнаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International