2023 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитетының 13.04.2023 №70 боерыгы белән игълан ителгэн «Балтач муниципаль районының хезмәтне саклау буенча 2023 елның иң яхшы белгече» һөнәри осталык конкурсының 2 этабы узды.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның беренче этабында катнашучылардан документлар – заявкалар һәм мәгълүмати карталар җыю үткәрелде. Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион Совет адресына (алга таба – координацион совет) хезмәтне саклау буенча белгечләрдән 15 гариза килде.
Икенче этапта конкурста катнашучыларга Россия Федерациясенең хезмәтне саклау турындагы законнары буенча теоретик сораулар тәкъдим ителде.
Конкурста катнашучы барлык белгечләр үз эшчәнлекләре өлкәсендә законнарны яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре соңрак игълан ителәчәк.
Конкурска йомгак ике номинация буенча ясала:
1) авыл хуҗалыгы тармагының хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгече;
2) башка тармакта хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч.
Конкурсның һәр номинациясендә 1,2,3 урын алган катнашучылар Координацион советтан грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр.