Кадерле укучылар! Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр!
Мәктәп елларының иң онытылмас хатирәсе - Соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Быел районыбызда 354 укучы 9 нчы сыйныфны, 146 укучы 11 нче сыйныфны тәмамлый. Алда сезне җаваплы имтиханнар чоры һәм тулы бер тормыш көтә. Бәхетле тормышыгыз үзегезнең кулларда, киләчәккә сезгә бик матур башлангыч бирелде. Моның өчен сезне укыткан укытучыларга зур рәхмәт! Еллар дәвамында алар белем биреп кенә калмыйча, сезне гражданлык, ватанпәрвәрлек, әхлаклылык кебек сыйфатларга да өйрәтте.
Аерым рәхмәт сүзләремне әти-әниләргә дә җиткерәм.Балаларыгызның уңышлары - сезгә кайгыртучанлыгыгыз, яратуыгыз һәм сабырлыкларыгыз өчен бүләк булсын!
Тормышта сайлаган юлыгыз дөрес булсын, өмет хыялларыгыз тормышка ашсын, кадерле укучылар!Бәхет, сәламәтлек һәм үз көчегезгә ышаныч телим! Имтиханнарны уңышлы тапшырырга насыйп булсын! Яхшы кәеф, якты киләчәк телим сезгә!
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин.