Балтач районында «Әти белән бергә» дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында  2023 нче елның 18 нче май көнендә "Сабантуй" ял паркында Балтач районы җирлегендә күп бала үстерүче, балаларына әти дә, әни дә була белгән ялгыз әтиләр һәм хәрби операциядән ялга кайткан әтиләр, 4 һәм аннан күбрәк тәрбияләүче әтиләр, аларның гаиләләре, балалары катнашында "Әти белән бергә" дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды.

Чара төрле станцияләрдә Прокуратура, ЗАГС, ПДН, хастәханә хезмәткәрләре катнашында фикер алышулар белән башланып китте. Гаилә тормышында килеп туган кыенлыклар һәм гаиләләр булдыруга комачаулаучы мәсьәләләр шулай ук, туучылар саны кимү, никахлар саны кимү, аерылышучылар саны арту, балалар куркынычсызлыгы проблемалары игътибар үзәгендә булды. Бәйрәм чарасы төрле гаиләләр өчен квест-уеннар, җанлы аралашу һәм музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International