2023 елның 16 маенда Балтач районында Гаилә көненә багышланган чара узды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Быел Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан гаилә көнендә бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә эшләүче парлы укытучыларның гаиләләрен хөрмәтләнде. Чара «Минем гаиләм-минем байлыгым» рәсемнәре күргәзмәсен караудан башланды, соңыннан гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы белән дәвам итте, шулай ук гаиләләр өчен күңел ачу станцияләре тәкъдим ителде һәм иң кульминацион мизгел районның атказанган хореографы җитәкчелегендә уртак вальс булды. Чарада район башлыгы Р. Р. Нотфуллин, "Ныклы гаилә" федераль партия проектының Иҗтимагый советы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы И.П.Жуйкова, Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитетының социаль яклау бүлеге мөдире Г. А. Гафарова катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International