Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Пчелы – наши друзья” дип аталган танып-белү сәгате үтте

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Алар – бик уңган, тырыш бөҗәкләр. Алар – кешелек өчен дә, үзләре мөһим звено булып торган экосистема өчен дә бик кирәк. Аларның бәйрәме умартачы Антон Янше исеме белән бәйле. Әлбәттә, сүзебез – бал кортлары турында. Шушы тынгысыз бөҗәкләр бәйрәме – Бөтендөнья бал кортлары көнен каршылап, 16 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Пчелы – наши друзья” дип аталган танып-белү сәгате үтте.

Балтач гимназиясенең 1-А сыйныфы укучылары чара барышында бал кортлары турында бик күп мәгълүмат алдылар, бал кортлары дискәтүгендә биеделәр, бик шатланып ”Пчелка Майя” мультфильмын да карадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International