9-10 мартта Ачык ишекләр көне уңаеннан Балтач урта мәктәбенең 1Г, 2а сыйныф укучылары, Балтач гимназиясенең 3 а сыйныф укучылары ТР Балтач район башкарма комитетының архив бүлегендә булдылар. Укучылар архивның нәрсә икәнен, аның ничек эшләвен, нинди документлар саклануын, җәмгыять өчен архив бүлегенең нинди әһәмияте барлыгын белделәр, балалар Архив фонды документларын саклау, комплектлау, исәпкә алу һәм куллану кагыйдәләре турында белделәр.