Татарстанда гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә дәүләт ярдәме программалары һәм чаралары турында яшьләргә мәгълүмат бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан 2023 елның 14 мартында Министрлык тарафыннан җиденче туры эфир #жилемолодымрт үткәрелә.
Туры эфир программасында («ВКонтакте» мәйданчыгында) Татарстанда «яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» (торак бәясеннән 30-35% түләүсез субсидияләр), Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү федераль программалары буенча яшьләргә үз торакларын сатып алуда дәүләт ярдәменә юнәлдерелгән төрле тармакларның министрлыклары һәм ведомстволары программалары тәкъдим ителәчәк (субсидияләр, ипотекалар, яллау).