2023нче елның март аенда көндезге эш төркеме эшчәнлеге кысаларында, Балтач муниципаль районындагы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иҗади шөгыль үткәрелде. Төркемдә катнашучылар зур тырышлык белән кәгазь пластикасы техникасын кулланып үз куллары белән чәчәк бәйләме ясап яраткан әниләрен матур, язгы бүләк белән сөендерделәр.