Югары Шубан авылы мәдәният йортында авылыбызның “Нур” драма коллективы Сөләйман Латыповның “Кодалар Кодачалар” комедиясен тәкъдим итте.
Югары Шубан авылы мәдәният йортында 8 Март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан авылыбызның “Нур” драма коллективы Сөләйман Латыповның “Кодалар Кодачалар” исемле бик матур, эчтәлекле спектаклен куйдылар. “Нур” театр үзешчәннәре, шыгрым тулы залда, үзләренең осталыклары белән, искитмәле тамаша күрсәттеләр. Авыл халкы бик яратып кабул итте, көчле алкышларга күмде. Спектакль тәмамлангач, авыл җирлеге башлыгы үзенең җылы сүзләре белән рәхмәтен белдерде.