Үзәк китапханәдә “Студент Party” дигән традицион очрашу узды

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Кеше гомерендә кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык вакыйгалар күбесенчә студент тормышы белән бәйле була. Чөнки яшь, креатив, юмор хисле, энергиялы әлеге халык бер урында тик тора белми, юк-бардан да кызык ясый белә торган үзенчәлекә ия.

Шундый актив һәм позитив студент халкы белән  Үзәк китапханәнең уку залында,  инде традициягә әйләнгән, “Студент Party” очрашу кичәсе булып үтте. Әлеге чарада районыбызның гимназия һәм мәктәпәбен тәмамлап, бүгенге көндә республиканың югары уку йортларында белем алучы студентлары катнашты. Кунакларыбыз үзләре хакында, нинди уку йортларында укулары белән таныштырып узганнан соң командаларга бүленеп “Где логика?”, “За рулем”, “Фильмомания”, “Звездопад” һәм “Угадай мелодию” кебек күңелле уеннар уйнап зирәклектә һәм җитезлектә көч сынаштылар, үзара аралашып күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International