«Хыял» яшьләр үзәге «Чанатау» тау чаңгысы комплексында «Балтальон» хәрби-патриотик уенын үткәрде

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

2023 елның 22 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге «Чанатау» тау чаңгысы комплексында «Балтальон» хәрби-патриотик уенын үткәрде.

Уенда шәһәр һәм авыл җирлекләреннән, район предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмаларыннан 4 команда катнашты. Команда составы: 4 кешедән тора. Командаларның бурычы: биремнәрне үтәп, вакытка 9 этапны утәргә кирәк.

 Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – ООО «Арча»;

2 урын - Балтач районы башкарма комитеты;

3 урын - Район Үзәк китапханәсе;

4 урын - Балтач районы Мәгариф идәрәсе.

Барлык командалар дипломнар һәм “Хыял” яшьләр үзәгенең истәлекле бүләкләре белән бүләкләнде.

Традиция буенча, барлык катнашучылар һәм кунаклар коймак һәм чәй белән сыйландылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International