«Батыр» яшьләр үзәгендә волейбол буенча бөтен теләк белдерүчеләр арасында «Хыял» яшьләр үзәге призына ярыш үткәрелде

2023 елның 17 феврале, җомга

16нчы февраль көнне «Батыр» яшьләр үзәгендә волейбол буенча бөтен теләк белдерүчеләр арасында «Хыял» яшьләр үзәге призына ярыш үткәрелде.

 Максат һәм бурычлар:

 - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

- иң көчле командаларны ачыклау;

- дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту;

- спортны үстерү һәм популярлаштыру.

Ярышта 4 команда катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урын – Смәил урта мәктәбе

II урын – Балтач урта мәктәбе

III урын – Куныр урта мәктәбе

IV урын – Норма урта мәктәбе

Жиңүчеләр дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне «Хыял»яшьләр үзәге башкара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International