16 февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә "Нечкә күңелле Батыр" дигән әдәби иртә үткәрелде

2023 елның 17 феврале, җомга

Муса Җәлилгә багышланган чараларны дәвам итеп, 16  февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Нечкә күңелле Батыр” дип аталган әдәби иртә үткәрелде. Чарага 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче сабыйлар килде. Алар Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты  турында күп кенә мәгълүмат белделәр. Балалар үзләре дә аның шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International