Балтачның «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең яшь социаль хезмәт алучыларыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга иң изге теләкләр белән 137 хат язылды һәм тапшырылды. «Кире кайтам!» акциясе кысаларында язылган хатларында балалар солдатларга гади, бик җылы һәм эчкерсез сүзләр яздылар, өйгә тизрәк кайтуларын теләделәр.