10.02.2023 13.30 сәгатьтә бөек рус шагыйре А. С. Пушкин көне уңаеннан Балтачның «Форпост» үзәге Кече Лызи авылы мәдәният йортында «Пушкин юллары» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе үткәрде. Анда«Форпост» урта мәктәбе яшүсмерләре катнашты.
Чараның максаты - А.С. Пушкинның иҗатын өйрәнүгә, рус әдәбиятын укуга кызыксыну уяту.
Бу чара аркасында яшүсмерләрнең күзаллаулары киңәйде, алар шагыйрь һәм аның әкиятләре турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, уңай эмоцияләр алдылар.
Чараны оештыруда Балтачның «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов, Кече Лыза урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Петрова Г. Д. катнашты.