Батырлык. Бу сүзне ишетү белән, туган илләре өчен яу кырларында көрәшкән сугыш батырлары күз алдына килә. Ә менә “Тыныч көндәге батырлык” дигәндә, шагыйрь Фәнис абый Яруллин исемен атыйсы килә. Армия хезмәте вакытында умыртка сөяген сындыру һәм гомергә урында ятарга мәҗбүр булу...
Ләкин Фәнис ага мондый тормыш белән килешми, кулына каләм алып, олы галәм - әдәбият дөньясына берсеннән берсе эчтәлекле, күңел түренә үтеп керердәй әсәрләр иҗат итә башлый. Әйе, аның шигырьләре көчле рухлы, фәлсәфи, язмыш давылларына каршы барырдай “җилкәннәр бүләк итә”... 9 февраль- күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллинның туган көнедә, Балтач урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары игътибарына "Мин тормышка гашыйк!" дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Әлеге чарада укучылар язучының биографиясе иҗаты белән таныштылар, "Мин урманга чыгам бик еш кына" шигырен тыңладылар, "Ак төнбоек" әсәре буенча буктрейлер карадылар.