9 февральдә Балтач мәдәният үзәгендә авыл яшьләре арасында "Буын NEXT-2023" иҗади конкурсының гала-концерты булды, анда дүрт зона этабында җиңүчеләр катнашты. Тамашачылар яшьләребезнең талантын һәм осталыгын төрле юнәлешләрдә күрделәр: вокал, инструменталь башкару, юмор, хореография, «Дан минуты». Гала-концертта катнашучыларның барысы да дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде.