Игелекле тылсымчылар

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Иске Яңа ел алдыннан "Наз" республика хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Фердобаевна "Игелекле тылсымчылар" хәйрия акциясен оештырды. Ул социаль яктан ярдәмгә мохтаҗ  булган 14 балага әкияткә ышанырга ярдәм итте. 13 гыйнварда Нурания Сәйфетдинова ире Әсгать Әхмәдиев белән “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә яңа ел тамашасы оештырдылар. Чакырылган балалар рәхәтләнеп хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар, яңа ел җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Һәр бала күчтәнәч кенә түгел, ә көтелгән бүләк тә алды. Тылсымчылар балаларга шатлык хисләре бүләк иттеләр. Ата-аналар һәм балалар ихлас күңелдән хәйрия фондына зур рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International