Балтачыбызга булган эшлекле сәфәре вакытында Тимур Сөләйманов Гадил Гарифуллин гаиләсендә кунакта булды.
«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында субсидия алып тораклы булган яшь гаиләнең тормыш-көнкүреше белән танышкач, алар өчен куануын белдерде министр.