20 сентябрь көнне районыбызга эшлекле сәфәр белән килгән ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Балтачка килде.
Министр район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов белән район "Романтик" җәйге лагерында булды.
Шулай ук "Факел" клубында булып, биредәге эш атмосферасы белән танышты. «Хыял» яшьләр үзәгендә булып, биредәге эшчәнлек белән танышты, коллектив һәм укучылар белән аралашты.
Министр безнекеләрнең эшчәнлеген югары бәяләп, киләчәктә дә уңышлар теләде