«Бергә күңеллерәк» клубы эшчәнлек кысаларында Балтачның «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары өлкәннәр көненә открыткалар ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Дәрес Карадуган гимназиясенең коррекция классында белем алучы 18 укучы өчен үткәрелде.
Социаль педагоглар Олеся Хәмидуллина һәм Наталья Сәгыйтова булачак бәйрәм турында сөйләделәр. Балалар «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә открыткалар әзерли башладылар. Укучылар өйдә социаль хезмәтләр алучыларга биреләчәк открыткалар өчен аппликацияләр кисү белән мавыктылар. Дәрес ахырында истәлекле фотолар ясалды.