20нче сентябрь көнне Балтач урта мәктәбенең 4нче “Б” сыйныф укучылары өчен “Наз” үзәгенең социаль педагогы Наталья Сәгыйтова «Космос турында хыяллар» исемле дәрес уздырды. Дәрес К.Э. Циолковскийның тууына 165 ел тулуга багышланган иде. Дәрес барышында балалар галимнең биографиясе, аның фәнгә керткән өлеше белән таныштылар, видео карадылар. Укучылар галимнең уйлап табуларының, хезмәтләренең мөһимлеге турындагы фикерләрен киңәйттеләр. Дәрестә 26 балигъ булмаган бала катнашты, шул исәптән социаль хезмәт алучылар да. Соңыннан балалар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.