Язучы А. Алишның туган көне уңаеннан район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балаларга бәйрәм үткәрделәр

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

15 сентябрьдә татар халкының мәшһүр әкиятләр остасы Абдулла Алишның тууына – 114 ел. Әлеге уңайдан 12 сентябрь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Без Алишны яратабыз” дип аталган әдәби иртә үткәрелде. Чараның кунаклары – 5нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче сабыйлар иде. Алар  язучының тормыш юлы белән таныштылар, Алиш  әкиятләре геройлары белән бергәләп уеннар уйнадылар. Иртә азагында “Чукмар белән Тукмар” мультфильмы күрсәтелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International