Халыкара хәйрия көне уңаеннан район китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен акция үткәрде

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

5 нче сентябрь-Халыкара хәйрия көне. Бу көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Әгәр безгә килә алмыйсыз икән, китапханә сезгә үзе килә» дигән матур традицияне яңарттылар. Кайбер сәбәпләр аркасында китапханәгә йөри алмаган укучыларга өйдә китаплар бирелде һәм журналлар бүләк ителде. Әлеге акцияне укучыларыбыз бик җылы кабул итте һәм рәхмәт сүзләре белән озатып калды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International