Балтач муниципаль районы башлыгының яңа уку елы башлануы белән котлавы

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

       Кадерле укытучылар, укучылар, студентлар һәм ата-аналар!Сезне яңа уку елы башлану – Белем көне белән чын күңелдән котлыйм!

       1 сентябрь - Белем дөньясына яңа сәяхәт башы, бу беренче кыңгырау һәм дулкынлану, чәчәкләр һәм ак бантларның күплеге һәм, әлбәттә традицион тынычлык дәресләре. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергәннәр өчен бу аеруча да көтеп алынган көн булса, өлкәннәр өчен дә бердәй кадерле, якын ул. Балачак, үсмерчакның иң якты хатирәләре мәктәп еллары белән бәйле.

       Белем көне уңаеннан, хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, Сезгә, көндәлек тырыш хезмәтегез, һөнәри осталык һәм җиңел булмаган укытучы эшенә бирелгәнлегегез өчен рәхмәтемне җиткерәм!  Алга таба да зирәклегегез, тәҗрибәгез, талантыгызга таянып, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә барысын да эшләрсез дип ышанам.

       Әлеге бәйрәм көнендә барлык укучыларга белем нигезләрен тырышып, кызыксынып үзләштерүләрен телим. Иң матур кеше - белемгә омтылган кеше. Белемдә - бәхет, белемсезгә -дөнья ләхет, ди татар халык мәкале дә.Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын.

       Кадерле әти-әниләр, сезгә сабырлык, нык сәламәтлек, иминлек һәм балалар белән матур мөнәсәбәтләр телим.

       Быелгы уку елы һәркайсыбызга бары тик яхшы хис-кичерешләр, зур уңышлар, яхшы кәеф һәм шатлык алып килсен, иҗади ачышлар һәм җиңүләр елы булсын, хыялларыбыз тормышка ашсын. Белем бәйрәме белән! Хәерле сәгатьтә!

 

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International