Балтач муниципаль районы башлыгының "Татарстан Республикасы көне" белән котлавы

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары!

Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм гражданлык җәмгыятенең бердәмлеген, гореф-гадәтләрне кадерләп, рухи һәм мәдәни мирасны саклауга сакчыл карашлы күпмилләтле республикада тынычлыкны һәм татулыкны символлаштыра, шуңа күрә дә Татарстан елдан-ел икътисад һәм социаль өлкә үсешендә югары нәтиҗәләргә ирешә. Барлык ирешелгәннәр - иң кыю планнар һәм максатларга ия булган республика, район халкының тырыш хезмәт нәтиҗәләре.

Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек, күтәренке кәеф һәм республика хакына барлык башлангычларда уңышлар телим.

 

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International