«Укырга барырга ярдәм ит» дип исемләнгән акция

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

2022 елның 26 августында «Укырга барырга ярдәм ит» дип исемләнгән акция үткәрелде. Чараны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин ачып җибәрде. Акциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Камил Әсхәт улы Нугаев һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Шамил кызы Хисамиева котлады. Әлеге бәйрәм чарасында, 18 беренче сыйныф укучысы мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча һәм 28 укучы канцелярия кирәк-яраклары алды. Хәйриячеләр-районның төрле ведомстволары, предприятиеләре, оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләре.

Әлеге чарада «Волонтер» балалар үзәге волонтерлары да актив катнашты. Алар чакырылган балаларга, хәйриячеләргә үз урыннарын алырга булыштылар, шулай ук мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен психолог киңәшләре язылган мәгълүмати брошюралар тараттылар.

 «Укырга барырга ярдәм ит» акциясендә катнашкан барлык кешеләргә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да тыгыз хезмәттәшлеккә өметләнәбез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International