Танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзинең музей – утарында “Халкым рухын киләчәккә илтер, Театр...” дип исемләнгән урам театры милли фестивале проектын тормышка ашыру максатында 20 нче август көнне Шода авылында Мирхәйдәр Фәйзи музей-утарында урам театры фестивале буларак югары оешканлык белән уздырылды. Фестивальдә Арча, Саба, Теләче, Балтач районнары театр коллективлары чыгыш ясадылар. Республика кунаклары һәм театр сөюче тамашачылар Балтач районы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан тәүге тапкыр оештырылган “Халкым рухын киләчәккә илтер, Театр...” дип исемләнгән урам театры милли фестиваленә югары бәя бирделәр.