«Бәйрәмнең өч төсе»

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

22 август көнне Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.Шул уңайдан 22 август көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач бистәсенең 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Бәйрәмнең өч төсе» дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрделәр. Китапханәчеләр өчколор футболкаларында Россиянең дәүләт символлары белән таныштырдылар,  балалар Россия флагы барлыкка килү тарихы һәм безнең дәүләт өчен аның әһәмияте турында белделәр. Шулай ук “ Россия флагы турында нәрсә беләбез?", "Россия флагын тап", һәм башка тәрле кызыклы уеннар балалар күңеленә хуш килде. «Россия флагы- минем горурлык» экспресс-китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Балалар танып-белү программасы барышында алынган белемнәрен ныгыту өчен, триколорның төп төсләрен символлаштыручы «Россия Федерациясе флагы» дигән чәчәкләрдән торган коллаж булдырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International