“Гордо реет флаг российский” дигән акция үтте

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

   Россия Федерациясе флагы көнен җәйнең соңгы аенда – 22 августта бәйрәм итәләр. Россия флагы өч полосадан тора: ак, зәңгәр һәм кызыл төстәге. Ул ике башлы бөркет рәвешендәге герб белән беррәттән, илнең рәсми символлары исәбенә дә ия.

   19 августта, әлеге бәйрәм хөрмәтеннән, безнең бистәнең үзәк урамында район китапханәсе хезмәткәрләре "Гордо реет флаг российский" дигән акция уздырдылар. Чара барышында викторина уздырылды һәм россия флагы төсендәге символлар өләшенде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International