Кичә Балтач районында хәрби һава көчләре көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 19 августы, җомга

Кичә Балтач районында "Ватан сугышчылары" паркында Россия Федерациясенең Һава - космик көчләре көненә багышланган патриотик чара - митинг узды. ВКС ветераннары Балтач муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән котлау сүзләре һәм музыкаль бүләкләр кабул иттеләр, ә тантаналы шартларда ВКС ветераннарын Рәхмәт хатлары һәм юбилей медальләре белән бүләкләделәр. Чараның финал аккорды Россия Герое Исаев Олег Николаевичка һәйкәлгә веноклар салу булды һәм митингта катнашучыларның барысы да кайнар нокталарда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чараны оештыруда Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф. Гайнетдинов, Әфган-Чечен сугышы ветераннары , ВКС, Хәрби-Диңгез флоты, Хәрби-һава көчләре, чик буе гаскәрләре ветераннары, «Форпост» отряды, Юнармия, волонтерлар катнашты. Барлыгы 78 катнашучы булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International