"Өскә!" республика конкурсы

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Ел саен Министрлык «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты ярдәме белән «Өскә!» конкурсы чынга ашырыла. Конкурс Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен идарәче кадрларны әзерләү һәм стажировкалау механизмын формалаштыруга юнәлдерелгән.

2022 елның 16 сентябренә кадәр конкурсның заявка кампаниясе ачылды. Катнашу өчен гаризалар конкурс сайтында кабул ителә http://www.rezervrt.ru/vverx/

2022 елда конкурста Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, республиканың дәүләт телләрен белүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала. Конкурс этаплап үткәрелә. Беренче этап кысаларында заявка кампаниясе һәм тутырылган анкеталар буенча кандидатларны читтән торып сайлап алу бара. Икенче этап кысаларында конкурсантлар өчен үсеп килүче программа, конкурс процедуралары һәм стажировка узачак. Өченче этапта республика җитәкчелеге катнашында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча финалистлар Татарстан Республикасы министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узу һәм профильле министрлар белән шәхсән очрашу, шулай ук файдалы танышу һәм фикердәшләрнең ышанычлы командасы булу мөмкинлеге алачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International