12 нче августта СМУ микрорайонындагы спорт мәйданчыгында яшьләр һәм яшүсмерләр арасында стритбол буенча ярыш булып узды. Ярышта 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган егет һәм кызлар катнашты. Уенны "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы үткәрде. Ярыш бик киеренке төстә барды, егетләр һәм кызлар бар көчләрен биреп уйнады.
Һәрбер узган чараның иң күңелле вакыты - ул, әлбәттә, бүләкләү мизгеле. Бүләкләр күңелгә ятышлы булганда, аларны алу гына түгел, бирү дә бик күңелле. Әлеге чарада да шулай булды. Моның өчен иганәчелек күрсәткән партнерларыбызга аерым рәхмәт белдерәсебез килә.
Иганәчеләребезнең берсе - Балтач бистәсендә урнашкан "Дядя Бо" хәләл кафесы. Әлеге кафе белән "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы шактый вакытлардан бирле хезмәттәшлек итә. Күп кенә чараларны уздырганда кафе акчалата ярдәм күрсәтә. Моның өчен "Дядя Бо" кафесына олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм алдагы эшләрендә зурдан-зур уңышлар телибез!
Икенче иганәчебез - Балтач бистәсендә күптән түгел генә ачылып, уңышлы гына эш башлаган "SEM" барбершобы. Стритбол ярышын уздыруда барбершоп шактый күләмдә акчалата ярдәм итте. Моннан тыш, ул иң яхшы уенчыларга бушлай хезмәт күрсәтү өчен сертификатлар да әзерләгән иде. Районыбыз ир-атларына хезмәт күрсәтүче "SEM" барбершобына чиксез рәхмәтләребезне белдереп, башлаган эшендә уңышлар юлдаш булуын теләп калабыз!