14 нче август көнне Балтач бистәсендә яшәүче Бибинур Сэйфетдин кызы Хәлиловага 95 яшь тулды!Юбилярыбызны тормыш сукмагы кайда гына йөртмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрергә насыйп булмаган аңа, ләкин ул шушы яшенә кадәр бүгенге матур заманада яши алуына сөенә. Олуг туган көне белән котларга килгән һәркемгә Бибинур әби изге теләкләрен ирештереп, рәхмәтләрен җиткерде.
Бибинур апа, сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Алдагы көннәрегездә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыгызның һәм оныкларыгызның бәхетенә сөенеп, туганнарыгызның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын!