Турнир ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында ялгыз форматта узды. Ярышта 10 ир-егет һәм 3 кыз катнашты. Ир-егетләр 3 төркемгә бүленгән иде. Төркем җиңүчеләре зур кубок өчен көрәшне дәвам иттеләр, ә калганнары кече кубок өчен көч сынаштылар. Кызлар түгәрәк схема буенча уйнадылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче турнирның җиңүчесе дип Газизов Нурсил табылды. 3 нче урынны Нәбиев Зөлфәт һәм Шакиров Ранил яуладылар.
Ир-егетләр арасында кече Кубок җиңүчеләре:
1 урын - Нурмөхәммәтов Алмаз
2 урын - Нәҗипова Рәнифә
3 урын - Галимҗанов Ленур
Кызлар арасында кече Кубок җиңүчеләре:
1 урын - Галимҗанова Адилә
2 урын - Солтанова Алсу
3 урын - Солтанова Нәргизә
Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да ярышларның инициаторлары һәм спонсорлары Нотфуллин Искәндәргә һәм Галиуллин Маратка зур рәхмәт белдерделәр.