Көшкәтбаш авылында яшәүче Мәгъсүмә Габделхаеваның 90 яшьлек юбилей бәйрәме

2022 елның 13 августы, шимбә

Бүген Көшкәтбаш авылында яшәүче Мәгъсүмә Габделхаева гаиләсендә зур бәйрәм. Шул уңайдан төп йортка бөтен балалар, онык-оныкчыклар җыелган. Биш балага гомер бүләк иткән Мәгъсүмә апаның бөтен балалары да янәшәсенә җыелып, аның хакында шундый матур, җылы хатирәләрен җиткерделәр. Инде үзләре әби-бабай булсалар да, алар әниләренең исән-сау булуына сөенеп бетә алмыйлар.

Мәгъсүмә апа, гомер бәйрәмегез котлы булсын. Әле тагын озак еллар сәламәт, сөйкемле, сабыр булып калыгыз! 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International