Бүген ботенрәсәй Физкультурачылар көненә багышланган чара үтте

2022 елның 13 августы, шимбә

Бүген ел саен үткәрелә торган бәйрәм - физкультурачылар көне узды. Бу чарада физик культура укытучылары, спорт мәктәбе тренерлары, ветераннар, судьялар һәм спорт активистлары катнашты. Бәйрәм программасы буенча башта спорт-күңел ачу уеннары үткәрелде һәм теләүчеләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үти алдылар. Физкультурачылар көнендә рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләүдә Балтач районы башлыгы Р. Р.Нотфуллин, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Ф. Гайнетдинов, Балтач район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р.Р.Заһидуллин катнаштылар. Бүләкләү тантанасыннан соң барлык кунаклар төшке ашка чакырылды, ул Балтач районының җырчылары белән бергә барды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International