«Актив озын гомер» программасын тормышка ашыру кысаларында Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар белән «Күршеләр» дип исемләнгән фикердәшләр клубы утырылышын оештырганнар. Чәй өстәле артында өлкән яшьтәге гражданнар милли ашларның үзенчәлекләре турында сөйләштеләр, үзләренең яраткан татар милли ризыкларын өстәл янына тәкъдим иттеләр.
Әлеге чара тормыш сыйфатын күтәрүгә, эмоциональ сәламәтлекне яхшыртуга ярдәм итте.