10 нчы август көнне «Наз» үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина 2022 елда социаль өлкә хезмәткәрләре өчен санатор-курорт ялының яңа тәртибе турында сөйләде.
«Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева җылыту сезонына әзерлек турында искә төшерде,. «Утын сатып алу һәм китерү буенча ярдәм кирәкме?» - дип кызыксынды. Социаль хезмәткәрләр утын сатып алганнар, дип җавап бирделәр.
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Зөлфия Егорова инновацион технологияләр буенча эшне активлаштыру, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында башкарылган эшләрне яктырту турында искә төшерде.
«Наз» үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова янгын куркынычсызлык чаралары турында сөйләп узды. Янгын булмасын өчен вакытында чаралар күрергә кушты.
Социаль эш буенча белгеч Зилә Хәбибуллина социаль хезмәткәрләргә «Озак сроклы карау системасы» бланкларының расланган формаларын ничек дөрес итеп тутырырга кирәклеген аңлатты.
Социаль хезмәткәрләрнең укуы аларның белем дәрәҗәсен арттыра, үз эшләрендә яңа эш формалары һәм методларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.