Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы А.Г. Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта Россия Федерациясендә африка чумасы вирусының таралуы шактый киң колач белән алынган. Барлык яңа төбәкләр әлеге инфекция буенча имин булмаган дип игълан ителә. Инфекция кыргый кабаннар һәм йорт дуңгызлары арасында теркәлә. Шулай ук кош гриппын профилактикалау мәсьәләсе дә күтәрелде. Кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, инфекция кертүне булдырмас өчен, предприятиене биологик яклау буенча чараларны тулысынча тәэмин итәргә кирәк. Мондый чараларны үтәү кош гриппын кертүдән саклауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.