Файдалы ял

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

 «Файдалы ял» программасын тормышка ашыру кысаларында 11 август көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре муниципаль полиция хезмәткәре Шиһабетдинова З.З. белән берлектә Кече Лызи авыл җирлеге территориясендә 26 балигъ булмаган бала өчен ишегалды уеннары уздырдылар. Чара башында балалар белән имгәнүләрне профилактикалауга, янгын куркынычсызлыгы, суда үз-үзеңне тоту һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлдерелгән профилактик әңгәмә үткәрелде.

Чараның икенче өлешендә балигъ булмаган балалар белгечләр белән бергә “Балык тоту”, “Үрдәкләр һәм аучылар” кебек уеннар уйнадылар, “Кыстыргыч  җый”, “Сиам игезәкләр”, “Тупны тапшыр” һәм башка команда уеннарында ярыштылар. Әлеге уеннарда катнашудан барысы да канәгать калды. Чара ахырында балалар очрашу истәлеге буларак инанәче Регина Нутфуллинадан файдалы бүләкләр алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International