Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин 2022 елның 1 яртыеллыгында Балтач муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады.
Балтач муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы Рәисе Ильясов Рафис Мәгъсүм улы Балтач районы карарына үзгәрешләр кертү турында сөйләде. Шулай ук 2022 елның 1 яртыеллыгында Балтач муниципаль районы бюджетын үтәү барышы һәм 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алмаштыруны килештерү турында карар кабул ителде.