«Без - нәни төзүчеләр»

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

14 август көнне Россиядә - Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Төзүчеләр көне - әлеге эшчәнлеккә мөнәсәбәтләре булган кешеләр өчен дә, тулаем ил өчен дә мөһим бәйрәм. Төзүчеләр үзләренең авыр эшләрендә яңа биналар торгызып кына калмыйча, яңа технологияләр кулланып, шәһәрләрнең, авыллларның тышкы кыяфәтен тудыралар.

Шул уңайдан 10 август көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе Балтачның 2 нче номерлы балалар бакчасының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен «Без - нәни төзүчеләр»дип исемләнгән һөнәри сәгать үткәрде. Презентация ярдәмендә китапханәчеләр балаларга төзүчеләр турында сөйләделәр. Алар төзүчеләрнең эштә куллана торган инструментлар белән танышып киттеләр, крановщик, балта остасы, электрик, пыяла ясаучы һәм башка төрле һөнәрләр турында белемнәрен артырдылар. Балалар бик кызыксынып “Кемнең өе биегерәк?”, “Күңелле кирпечләр”, “Дуслык йорты” уеннарын уйнадылар, “Булачак өем” дип аталган рәсем ясадылар. Музыка астында флешмоб оештырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International