Махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Балаларны һәм яшүсмерләрне патриотизм рухында тәрбияләү максатыннан, 2022 елның 9 августында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан махсус хәрби операция ветераны Ленур Низаметдинов белән очрашу оештырылды.

Балигъ булмаганнар белән очрашуда Ленур Низаметдинов хәрби хезмәт узу сәламәт ир-атлар өчен мәҗбүри, дигән фикерен җиткерде. Ул хәрби әзерлек чоры турындагы тәэсирләре белән уртаклашты, бигрәк тә кайнар нокталарда хезмәт итүче солдатларның туганнары һәм якыннарының ярдәме бик мөһим булуын ассызыклады.

Очрашуда катнашучылар 22 яшьлек ветеранны зур игътибар һәм хөрмәт белән тыңладылар. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, булачак хәрби хезмәткә чакырылучыларның мөһим мизгелләре турында фикер алыштылар. Очрашуның нәтиҗәсе булып, һәркемгә тыныч тормыш кирәк дигән уртак фикер булды һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International