Яшьләр форумы

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

6 нчы август көнне Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гәйнетдинов, Балтач район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин катнашында районыбыз студентлары белән форум узды. Әлеге форумда Балтач шәһәр җирлеге, Борнак, Борбаш, Субаш, Кече Лызи, Норма, Пыжмара, Сосна, Чепья авыл җирлекләреннән 30 га якын студент катнашты. Форумда шулай ук мәдәният бүлеге җитәкчесе Ильназ Илья улы Петров, эшмәкәрләрдән Галиев Ленар, Шафигуллин Рафил, Галиев Инсаф катнашты. Студентларыбыз җитәкчеләребезгә үз проблемаларын, үз идеяләрен җиткерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International