Муниципаль архивка «Татарстан Республикасының иң яхшы архивчысы» республика һөнәри осталык конкурсы кысаларында фотографияләр җыю дәвам итә. Бүген Балтач муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты безгә 2002 нче елда «Балтач районында терлекчелек уңышлары» дигән фотоальбом бүләк итте. Ул елда районда һәр сыердан 5300 кг сөт савылган. Район фермаларында республиканың биш районы – Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш, Кайбыч һәм Югары Ослан районнары бергә житештергән кадәр сөт җитештерелгән булган. Ул вакытта Казан Кремлендәге тантаналы җыелышта ирешелгән нәтиҗә, Президент М.Ш. Шәймиев билгеләп үткәнчә, республика тормышында моңарчы күрелмәгән вакыйга, һәм бу искиткеч казаныш район тарихына гына түгел, ә Татарстан тарихына зур вакыйга булып кереп калачак.
Ул елларда районда терлекләр саны тотрыклы рәвештә арткан. Нәкъ менә 2002 елда районда моңарчы күрелмәгән рекордлы күрсәткечләр: 39 мең тонна сөт савылган һәм 7,4 мең тонна ит җитештерелгән. Ул елда «Татарстан» (җитәкчесе Р. Нотфуллин), «Алга» (җитәкчесе Р.Гыйльмуллин), «Борбаш» (җитәкчесе Р. Солтанов) һәм Ленин исемендәге (җитәкчесе Х. Сибәгатуллин) авыл хуҗалыгы кооперативлары бер ел эчендә һәр сыердан 6 мең тонна сөт савып алганнар. Бу күрсәткечләрдә армый-талмый хезмәт куйган, җитештерүне интенсификацияләү, нәсел эшен һәм технологияне камилләштерү, кадрлар белән эшләү һәм терлек азыгы базасын яхшырту хисабына, 1996-2005 елларда Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ф.З. Әхмәтхановның өлеше гаять зур.