«Ромашка чәчәге бүләк ит»

2022 елның 8 июле, җомга

8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Ромашка чәчәге бүләк ит» дигән акция уздырдылар. Әлеге акциягә «Волонтер» үзәге волонтерлары һәм грант акчасына сатып алынган зур курчаклар җәлеп ителде. Белгечләр гаилә парларына, балалар белән йөрүче әниләргә бүгенге бәйрәм символы - ромашка чәчәкләреннән чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Соңыннан барысы бергә Микки һәм Мини Мауслар һәм ромашкалы рамка белән матур фотосурәтләргә төштеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International